Городская библиотека - филиал № 5

Китап күргәзмәсе «Герой - шагыйрь Муса Җәлил»

Фашист төрмәләрендә язылган шигырьләре һәм җырлары белән үз исемен мәңгеләштергән сугышчы- шагыйрь Муса Җәлил тормышына һәм иҗатына багышланган «Герой - шагыйрь Муса Җәлил» күргәзмәсе оештырылган. Язучының биографиясен, иҗатын һәм сугышчан юлын тулырак ачу өчен укучыларга ике «Муса Җәлил» фотоальбомы, Г.Кашшафның «Муса Җәлил васыяте буенча», Р. Мостафинның «Герой – шагыйрь эзләре буенча», «Муса Җәлил турында истәлекләр», Хәдичә Җәлилованың «Минем энем турында», Ш. Хамматовның «Муса Җәлил – партия солдаты», «Муса Җәлил – интернационалист», Бикмөхәммәтова Р. «Муса Җәлил. Шәхес. Иҗат».
📝Муса Җәлил иҗатын яратучылар күргәзмәдә шагыйрьнең тыныч вакытта да, сугыш вакытында да язган шигырьләрен таба алачак.