Викторина "Минем туган ягым: үткәне,хәзергесе, киләчәге"
Туган як – без туган һәм балачагыбызны үткәргән урын. Без аны яратабыз, күңел җылысы белән аның турында сөйлибез, йөрәктә иң якын һәм кадерле итеп сакланган нәрсәләргә тирән мәхәббәтебезне белдерәбез. Ә туган якка, аның урманнарына, кырларына, елгаларына, халкына мәхәббәт балачактан башлана. Китапханәче «Минем туган ягым: үткәне,хәзергесе, киләчәге»дигән мавыктыргыч туган якны өйрәнү викторинасын әзерләде һәм үткәрде. Викторинада 15нче мәктәпнең 2нче сыйныф укучылары катнашты. Чарада катнашучылар викторина биремнәрен зур кызыксыну белән башкардылар. Үзебезнең төбәк турында бик күп яңалыклар белделәр. Балаларга республикабыз башкаласы Казан һәм Түбән Кама шәһәре турында төрле сорауларга җавап бирергә кирәк иде. Алар тирән белемнәрен һәм туган як тарихы белән ихлас кызыксынуларын күрсәттеләр. Викторина күңелле һәм кызыклы үтте.