Городская библиотека - филиал № 5

Искә алу кичәсе" Мин тормышка гашыйк"

  9 февральдә, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Республикабызның халык шагыйре Фәнис Яруллинның 80 – еллыгы уңаеннан,  китапханәдә " Мин тормышка гашыйк" дип аталган искә алу кичәсе үтте. Күренекле шагыйрь, прозаик, драматургның юбилее уңаеннан уздырылган кичәдә № 15 мәктәпнең 5 класс укучылары катнашты. Очрашуга элекке укытучы , Зәләлиева Л.Ф. да чакырылган иде. Укучылар язучы турында презентация, ТНТ каналы төшергән кечкенә фильм карадылар. Чакырылган кунагыбыз Ф. Яруллин турында үзенең белгәннәрен сөйләде, шигырьләрен укыды.