" Хәтер сагында" яңа китап
20нче декабрьдә 5нче китапханәнең уку залында Бөек Ватан сугышына багышлап чыгарылган “ Хәтер сагында” дип аталган китапны тәкъдим итү кичәсе булды. Чарага “ Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзәләре һәм №15 урта мәктәп укучылары килде. Китапны җыючы Гаптуллин Нурулла Гаптулла улы ни өчен һәм ничек бу эшкә алынуын сөйләде. Язучылар үзләренең сугыштан соңгы балачакларын искә алдылар, җыентыкта басылып чыккан әсәрләрен укыдылар.