Китап күргәзмәсе янында әңгәмә.
Җиңү көне - бу көн һәр гаилә тарихы белән мәңгегә бәйле. Бу җиңү өчен бик кыйммәт бәя түләргә туры килде, шуңа күрә без аны йөрәгебездә һәм хәтеребездә саклап, сак булырга тиеш. Буыннар истәлеген саклаучылар булып Бөек Ватан сугышы турында китаплар тора. Сугыш турында китаплар-чын вакыйгаларның рухи дәвамы.Илнең төп бәйрәме алдыннан безнең китапханәдә « Хэтер, Ышаныч, Жину» күргәзмәсе янында әңгәмә булды.Балалар табышмакларны бик теләп чиштеләр, видео карадылар һәм уенда катнаштылар.