Тарихи-театраль экскурс «Театр: сихри дөнья»/«Волшебный мир театра»
24 мартта РТҮ «Милосердие» дә Халыкара театр көненә багышланган «Театр: сихри дөнья»/«Волшебный мир театра» тарихи-театраль экскурс узды. Балалар театрның тарихын борынгы заманнардан, амфитеатрлардан һәм актерлардан башлап белделәр, шәһәребез театрлары белән танышуларын дәвам иттеләр.
Очрашу барышында балалар театраль битлекләр белән таныштылар. Театр һөнәрләре турында мәгълүмат белән кызыксындылар: актерлар һәм актрисалар, рәссамнар, режиссерлар, гримерлар, костюмерлар, композиторлар, суфлерлар, яктылык операторлары…
Очрашуны дәвам итеп, балалар төрле биремнәр үтәделәр:«Скажи скороговорку» конкурсында ярыштылар, гади тормыш ситуацияләреннән күренешләр уйнадылар.