Городская библиотека - филиал № 5

"Сәламәт яшәү" практикумы

Табиб-терапевт Вячкилева Светлана Васильевна өлкәннәр өчен сәламәт яшәү рәвеше нигезләре, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту өчен оптималь эш һәм ял режимы, баланслы туклану, җитәрлек хәрәкәт активлыгы, зарарлы гадәтләр булмау, шулай ук тормышка уңай караш кирәклеге турында сөйләде. Лекциядән соң, сәламәтләндерү гимнастикасы буенча белгеч Камалиева Лилия Рафат кызы катнашучыларга муен мускулларын ныгытучы һәм тонусын арттыручы гимнастика элементларын ничек дөрес башкарырга кирәклеген күрсәтте.