Шигърият кичәсе "Мин бу җирдә тудым..."
«Яхшы шигырь – шул ук дару бит ул,
Димәк, шагыйрь – күңел докторы.
Матур җыр ул, көчле дару кебек,
Йөрәкләргә үтә туп туры.» Фәнис Яруллин.
Туган як! Туган җир! Туган туфрак! Туган төбәк! Туган табигать! Һәрбер кеше өчен нинди газиз, тирән мәгънәле сүзләр! Нинди генә язучылар, шагыйрьләр аны зурламаганнар, күкләргә чөеп мактамаганнар. Алар һәркем йөрәгендә яши һәм вакытлар үтү белән тагын да байый, тулылана, ачыграк төс ала бара.
Матур көзнең беренче аенда безнең китапханәгә «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзәләре Нурулла абый Гаптуллин , аның күптән түгел генә «Балкысын күңелем нуры» дип аталган яңа китабы чыкты, шулай ук язучылар Мирзанур Шәймурзин, Марат Вәлиев, Әлфия Сибгатуллина, Мөнҗия Хәлимова килде.