Городская библиотека - филиал № 5

Бәйге «Ана теле бер булыр» .

26-нчы апрель бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне һәм Туган тел көне билгеләп үтелә.
№22 урта белем бирү мәктәбендә, 9-нчы сыйныф укучылары арасында,Туган тел көненә багышланган «Ана теле бер булыр» дип исемләнгән бәйге үткәрелде . Китапханәче телнең әһәмияте, турында сөйләде. Укучылар «Йолдызлар» һәм «Тукай оныклары» командаларына бүленеп ярыштылар, тел турында кызык сорауларга җавап бирделәр, «Тел чарлау» уенында катнаштылар. Чараның максаты: туган телгә дә, башка телләргә дә сакчыл караш һәм горурлык тәрбияләү.