Городская библиотека - филиал № 5

Батырлык дәресе: 9-декабрь Россиядә Ватан Геройлары көне. "Ватан Геройлары"

Ватан Геройлары көне Россиядә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата.

Бу көн кысаларында безнең китапханәгә күршеләребез, 29 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килде. Балалар бәйрәмнең тарихы һәм Изге Георгий Победоносец ордены белән таныштылар, шулай ук Бөек Ватан Сугышы Геройлары М.Җәлил һәм якташыбыз Н. Ф.Кайманов турында, шулай ук урамнарның исемнәре турында белделәр.

Балаларга « Яшелчәләрнең һәм җиләк-җимешләрнең исемнәрен татарча кем белә? » дигән уен уйнадылар, шулай ук «Салават күпере» журналы битләре белән бик теләп таныштылар.