Городская библиотека - филиал № 5

Китапларга күзәтү" Беренче космонавт"

Беренче космонавт

12 апрельдә кешенең галәмгә беренче очуына 60 ел тула. 1961 елда Совет космонавты Юрий Гагарин «Восток-1» космик корабында «Байконур» космодромыннан старт алып дөньяда беренче тапкыр Җир шары тирәли очыш ясады. Бу  очыш 1 сәгать 48 минут дәвам итте. Юрий Гагарин уңышлы гына  җиргә кире әйләнеп кайтып кешелек өчен галәмгә юл ачты. Бу батырлыгы өчен аңарга Советлар Союзы Герое дигән исем бирелә. Космоска очу - зур вакыйга. Ел саен бу көнне без илебез өчен горурлык хисләре кичерәбез, космонавтиканың данлы тарихы, күренекле галимнәр, конструкторлар, очучы-сынаучы исемнәре белән горурланабыз.

 Истәлекле датага багышлап без китапханәбездә Ю. Гагарин һәм аның космонавт-дуслары турында, төрле елларда бастылып чыккан китапларга күзәтү үткәрдек.

В.Митрошенков «Первый космонавт планеты земля»;  А. Романов «Сыны голубой планеты» ; В.Степанов «Юрий Гагарин» .