Городская библиотека - филиал № 5

Бәйге" Туган телем,татар теле"

 

2021 –  Татарстанда  «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. »  Шушы уңайдан китапханәдә « Туган телем, татар теле »  дип исемләнгән, мәктәп укучылары арасында шигырь уку бәйгесе  үткәрелде. Катнашучылар үзләре әзерләгән әсәрләре белән тамашачылар каршында чыгыш ясадылар.Жюрига чакырылган кунакларыбыз « Кама таңнары » әдәби берләшмәсе язучылары  Нәбиуллина Р.Х. Халимова М.З. һәм № 12-13 микрорайон председателе Шигапова Л.М. яшь артистларның чыгышларына кырыс әммә гадел бәя куйдылар. Чыгышлар арасында тамашачылар викторина сорауларына җавап бирделәр, кызыклы грамматика уенында катнаштылар. Беренче урынга, №25 гимназиянең 6-нчы сыйныф укучысы, Петрунина Рената һәм №15 мәктәпнең 5 б сыйныф укучысы Кучимова Мәрҗәнә лаек булдылар.