Городская библиотека - филиал № 5

Белем сәгате "Ничек башланды!"/"Как все начиналось!"

« Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә  Түбән Камага 55 , эшчеләр бистәсе оешуга 60 ел  тулуга багышланган, белем сәгате узды.  Кызлар беренче төзүчеләр, җитәкчеләр турында, 5 китапханә хезмәткәре әзерләгән презентацияне карадылар. Түбән Каманың тарихын укыганда яшьләрнең кыюлыгына , батырлыгына сокланмый калмыйсың. Беренчеләр барлыгы 12 кеше була. Бар эшләр дә шулардан башланып китә. Янәшәдә нефтехимия комплекс калкып чыга. Хәзер Түбән Кама яшәргә уңайлы, яшеллеккә күмелгән, матур, замана белән бергә атлаучы шәһәр.