Городская библиотека - филиал № 5

"Вдохновение"- "Илһам" хатын- кызлар клубы эше турында.

     

     Безнең №5-нче шәһәр китапханәсендә 3 елга якын "Вдохновение"-"Илһам" исемле хатын-кызлар клубы эшләп килә. Клуб китапханәгә йөрүче китап укучы хатын-кызлар  теләге белән башлынып китте. Клуб аралашу өчен генә түгел, ә күп нәрсәгә өйрәнү өчен дә кирәк.

  Клубның эшләү дәверендә бик күп кызыклы дәресләр: лента һәм сәйлән белән чигү, кәгазьдән төрле әйберләр үрү, аш-су бәйгеләре, сәламәт яшәү буенча лекцияләр, төрле бәйрәмнәр бергәләп  үткәрелде. 

 Клуб эшендә китапханәнең фондында булган китап һәм журналлар кулланыла.

 Без данлыклы клубыбыз булуына һәм хатын- кызларның аңа бик теләп йөрүләренә бик шатбыз.