Городская библиотека - филиал № 5

Иҗат кичәсе " Авылым таңнары"

16 сентябрьдә “ Милосердие”-“Шәфкатьлелек” социаль тернәкләндерү үзәгендә Түбән Кама язучысы “ Кама  таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзәсе Галимҗан Нәбиуллинның “ Авылым таңнары” дип аталган иҗат  кичәсе булып узды. Кичәгә ял итүчеләр һәм “ Кама таңнары” әдәби берләшмәсеннән язучылар килгән иде.

Кичәбезнең кунагы үзенең тормыш юлын һәм ничек язучы булып китүен сөйләп үтте.

Котлау сүзләре белән шагыйрә Р.Нәбиуллина, аксакаллар шурасы рәисе В.Камалов һәм башка каләмдәшләре чыкты. А. Усачева үзенең моңлы, дәртле җырлары белән кичәбезне ямьләндерде.