Күңел ачу чарасы "Март аккорды"
Бүген китапханәдә март аккорды яңгырады- "Бәрхет вакыт" клубы әгъзалары өчен 8 март - Халык-ара хатын-кызлар көненә багышланган күңел ачу чарасы үтте.
Җылы тәбрикләү сүзләре, шигъри котлаулар, күңелле викторина һәркемгә бәйрәм кәефе бүләк итте. Бер-берсе белән күрешү, җанлы аралашу кунакларга олы куаныч китерде.