Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Шагыйрә Әлфия Юдина белән «Бәхетле кешеләр урамы» иҗади очрашу

Бүген 48 нче гаилә китапханәсендә Түбән Каманың 60 еллыгы уңаеннан шагыйрә Әлфия Юдина белән «Бәхетле кешеләр урамы» исемле иҗади очрашу узды.

Шәһәр урамнарын, таныш пейзажларны һәм кешеләр тарихын җанландырган шигырьләр тыңланды. Һәр әсәр, бәхетнең якында гына - туган шәһәребездә, якын кешеләребездә, тормышның гади, ләкин мөһим мизгелләрендә булуын сөйләде.Әлфия Флюровна кунаклар белән җылы аралашты, сорауларга җавап бирде.