Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Төсле моң" китап күргәзмәсе

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Шәмсия Җиһангированы, беренче чиратта, ягымлы тавышыннан таныйлардыр. Җиһангирова башка бик күпләр кебек бик яшьли каләм тибрәтә башлый. Матбугатта Муса Җәлилгә багышланган беренче шигыре Мөслим район газетасы «Авыл утлары»нда 1966 елда дөнья күрә.

Шәмсия Җиһангирова – нечкә хисле шагыйрә. Аның лирик яңгырашлы, халык җырларына хас эчке моң-сагыш белән өртелгән шигырьләренә бик күп үзешчән һәм профессионал композиторлар тарафыннан көйләр языла.

Шәмсия Җиһангирова шигырьләрен яратып укучы кешеләр бик күп. Шагыйрәнең шигырьләре тирән мәгьнәле, төрле фәлсәфи уйларга чумдырырга сәләтле. Аның лирик яңгырашлы, халык җырларына хас эчке моң-сагыш белән төрелгән иҗат җимешләренә композиторлар тарафыннан көйләр языла. Аның шигырьләрен укыгач, күңелгә рәхәт булып китә, үзеңнең әйтәсе килгән фикерләреңне аның шигырь юлларында күреп куанасың, куәт аласың.

Шәмсия Җиһангировага 75 яшь тулу уңаеннан китапханәдә "Төсле моң" исемле китап күргәзмәсе әзерләнде.