Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Ризыгың шифа булсын" киңәш базары

Дөрес туклану - сәламәтлек нигезе. Сәламәтлекнең торышы, иң беренче чиратта, туклану рәвешенә барып тоташа. Ашаган ризыгыбыз һәрвакыт тәмле һәм файдалы булсын иде. Һәр кеше туклану буенча таләпләрне үтәүне игътибар үзәгеннән чыгармаска тиеш.

Бүген китапханәдә эшләп килүче "Бәрхет вакыт" әгьзалары "Ризыгың шифа булсын" дип аталган киңәш базарында очрашты. Дөрес туклану, аның серләре,  сәламәтлек өчен файдалы ризыклар турында сөйләштек. Әлеге темага караган китапларга күзәтү ясадык. 

Бүгенге чараның Рамазан аенда оештырылуы аеруча уңышлы булды - ураза вакытында дөрес туклану хакында да фикер алыштык.