Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Фольклор кичәсе "Халкыбызның күңел бизәкләре"

Бүген китапханә хезмәткәрләре шәһәребезнең 78 нче бакча тәрбиячеләре өчен милли чара - "Халкыбызның күңел бизәкләре" дип исемләнгән  фольклор кичәсе оештырды. Ул бәйге формасында үтте, тәрбиячеләр ике командага бүленеп ярышты.

Татар халык иҗатын  чагылдырган мәдәни чара берничә өлештән торды: Кереш өлеш - татар халык иҗаты әсәрләре тупланган китапларга күзәтү, халык авыз иҗаты әсәрләре, музыкаль өлеш, иҗади  һәм уен өлеше.

Катнашучылар әлеге өлкәдә бик белемле һәм зирәк булуларын күрсәтте. Дуслык җиңгән бу бәйге күңелле, аерым бер җылылык белән үтте. Балалар бакчасы китапханәчеләргә безнең  өчен иң кадерле бүләк - китаплар бүләк итте.