Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Габдулла Тукайның "Су анасы" әсәрен кычкырып уку

Бүген 78 нче балалар бакчасында күңелле әдәби вакыйга булды - Габдулла Тукайның "Су анасы" әсәрен кычкырып укыдык, әсәр буенча фикер алыштык. 

Китапханәче Габдулла Тукай иҗаты турында сөйләде, аның әсәрләренең күп телләргә тәрҗемә ителүе хакында әйтте.

Әсәрне укып чыкканнан соң әңгәмә кордык: балалар әкиятнең күңелле урыннарын атады, авторның балаларга әйтергә теләгән фикерен ачыклады һәм нәтиҗә ясалды- хуҗасыз дип, чит әйберне алырга ярамый!

Чара балаларга милли әдәбият дөньясына ишек ачты, кызыксыну уятты.