Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Батырлык даны мәңгелек" яттан шигырь укучылар бәйгесе

15 нче февральдә герой-поэт Муса Җәлилнең тууына 120 ел тула.

 Бүген шәһәребезнең 78 нче балалар бакчасында 48 нче гаилә китапханәсе белән берлектә "Батырлык даны мәңгелек" исемле яттан  шигырь укучылар бәйгесе үтте. Муса Җәлил шигырьләре татар һәм рус телләрендә яңгырады. Һәр бала үз шигырен бик матур, тирән кичереш белән сөйләде. Жюри әгъзалары чыгышларга гадел бәя биреп, балаларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.