Китаплар дөньясына, белем иленә тылсымлы сәяхәт
Бүген 75 нче балалар бакчасы балалары китаплар дөньясына, белем иленә тылсымлы сәяхәт ясады. 48 гаилә китапханәсендә әкияти атмосфера - нәни укучыларны ишек янында ук Василиса Премудрая каршы алды. Ул китапханә заллары белән таныштырды, китап патшалыгының серләрен ачты.