"Без террорчылыкка каршы" исемле куркынычсызлык дәресе
28 нче мәктәпнең 9А сыйныф укучылары өчен "Без террорчылыкка каршы" исемле куркынычсызлык дәресе узды.
Очрашуның максаты - террорчылыкның куркынычы турында сөйләү генә түгел, ә катлаулы хәлләрдә тынычлыкны һәм куркынычсызлыкны саклау өчен киңәшләр бирү дә. Китапханә хезмәткәре балалар белән фикер алышты:
•Терроризм нәрсә ул һәм аның максатлары нинди;
• Ничек итеп паникага һәм куркуга бирелмәскә;
• Ни өчен уяу булу мөһим;
• Куркыныч туган очракта кая мөрәҗәгать итәргә. Видеороликны караганнан соң балалар фикер алышты, сораулар бирделәр һәм тормыштан мисаллар китерделәр, теге яки бу вәзгыятьтә ничек эш итәргә мөмкин булуны ачыкладылар. Гадәттән тыш хәлләрдә эш алгоритмнары булган брошюралар тәкъдим ителде.