"Батырлык даны мәңгелек" китап күргәзмәсе
2026 елда татар каһарман шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тула (15 февраль).
Күргәзмәдә шагыйрьнең әсәрләре бастырылган басмалар, шулай ук аның тормышы һәм иҗаты турындагы китаплар тәкъдим ителә. Тәкъдим ителгән әдәбият аша китапханә укучылары Муса Җәлилнең биографиясе, шигърияткә килү юлы һәм аның ничек Бөек Ватан сугышы каһарманы булуы турында белә алачаклар.