Әңгәмә - аралашу "Бала баласы балдан татлы"
Бала баласы балдан татлы!
Баланы үстерәсең, үсеп җиткәч, аның башлы-күзле булып, тату гаилә корып, оныклар бүләк итүен телисең. Бу һәрбер ата-анага хас күренештер инде. «Бала баласы балдан татлы була», – дип әйтүләре юкка түгелдер. Чынлап та шулай бит. Оныкларың булу тормышыңны моңа кадәр күрелмәгән нурлар белән балкытып җибәрә, бәхетнең яңа баскычы булып тоела.
Оныклар бигрәк кадерле шул! Оныклар, балалар җыелган, гөр килеп торган йортлар соклану тудыра. Иң бәхетле кеше – әби-бабай белән үсүче.
Әби-бабайларның оныклары, аларның һөнәрләре турында сөйләве һәрвакыт күңелле.
Әбиләр. Безнең тормышыбызда гаять зур урын алып торучы, яшәешебезгә йогынты ясаучы кешеләр алар.
Бүген китапханәдә "Бала баласы балдан татлы" дип исемләнгән әңгәмә- аралашу үтте.