Балалар өчен кызыклы экскурсия
Дүрт-биш бала җыелганнар бер урынга,
Нәкъ уртада берсе китап тоткан кулга;
Утыралар китап укып, күңел ачып,
Шатлыкларын бергә-бергә уртаклашып....
(М.Гафури)
Бүген китапханәдә 77 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен кызыклы экскурсия уздырылды. Балалар янына китап патшалыгында яшәүче БУКОВКА килде. Ул сабыйларны китап белән эшләү кагыйдәләре белән таныштырды, китапханәнең бүлекләре турында мәгьлүмат бирде.