"Мин яратам сине, Түбән Кама!" туган як сәгате
Бүгенге көндә республикабызда зурлыгы буенча өченче урынны тоткан, Россия генә түгел, бик күп чит илләр белән хезмәттәшлек иткән, бар уңайлыклары булган Түбән Кама шәһәренә быел 60 ел.
Шәһәребезнең юбилей елы кысаларында, уртанчы сыйныф укучылары өчен беренче чара үтте. "Мин яратам сине, Түбән Кама!" дип исемләнгән туган як сәгатендә балалар игътибарына шәһәрнең бай тарихын чагылдыручы уникаль басмалар, фотографияләр һәм Түбән Каманың тарихына багышланган истәлекләр тәкъдим ителде. Чара барышында укучылар "Безнең Түбән Кама" викторинасы сорауларына җавап бирделәр.