"Кышкы утырмалар" остаханә эшләде
Кыш - тылсымлы чор, күңелле бәйрәмнәр чоры.
Бүген китапханәдә "Кышкы утырмалар" исемле остаханә эшләде. Китапханә хезмәткәре балаларны яңа ел уенчыгының тарихын сөйләде. Балалар яңа елга багышланган викторина сорауларына, табышмакларга җавап бирделәр. Соңыннан бик матур яңа ел уенчыгын буядылар.