Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Кышкы китап карнавалы" китап күргәзмәсе

Һәр кеше көтеп ала торган, иң тылсымлы, серле бәйрәм - Яңа ел якынлаша!

Әлеге әкияти бәйрәм алдыннан китапханәдә "Кышкы китап карнавалы" исемле күргәзмә әзерләнде. Ул 2025 нче елның 24 нче декабреннән 2026 нчы елның 15 нче январенә кадәр эшләячәк.

Анда  бәйрәм кәефе тудыручы күңелле китаплар урнаштырылды. Яңа ел һәм кыш турында әкиятләр, кышкы маҗаралар хакындагы әкияти повестьлар һәм хикәяләр тәкъдим ителде. Яңа ел – ул шатлык, күңел ачу, могҗизалар һәм тылсым чоры. Өлкәннәр һәм балалар бу бәйрәмне һәрвакыт зур түземсезлек белән көтә. Китап күргәзмәсе бик күп кызыклы мәгълүматлар алырга, бәйрәм кәефе тудырырга, Яңа елны күңелле итеп каршы алырга ярдәм итәр.