«Күңелле кар бабай» мастер-класс
Ә сез яңы ел чыршысын бизәдегезме әле? Гадәттә без чыршыны кибеттән сатып алган уенчыклар белән бизибез. Ә кулдан ясалган уенчыклар чыршыга үзгә бер ямь бирә, чөнки алар чын күңелдән, тырышып ясала.
Китапханәдә «Әкият дудллары» проекты кысаларында «Күңелле кар бабай» исемле мастер-класс үтте. Балалар Кар бабайның барлыкка килү тарихы белән таныштылар һәм соңыннан чыршы уенчыгы - Кар бабай ясадылар.