"Ашларыгыз тәмле булсын" тәмле әңгәмә
"Татар телем-серле, моңлы бишек" программасы кысалырында үткән бүгенге чара - тәмле әңгәмә, татар халкының милли ашларына багышланды. Чарада татар халкының иң күренекле милли ризыклары белән таныштырдык. Аларны әзерләү үзенчәлеге турында мәгълүмат бирдек.
Китапханәдә татар халык ашлары турында күптөрле китаплар барлыгын, алар белән иркенләп танышу мөмкинлеге булуын әйттек.
Татар халкы элек-электән аш-суга осталыгы белән дан тоткан. Гасырлар дәвамында барлыкка килгән милли ашларыбыз хәзерге көнгә кадәр үзләренә хас сыйфатларны саклый. Ашларның үзенчәлеге халыкның яшәеш рәвешенә бәйле, тормыш хәле яхшыру hәм үзгәрү белән яңа ашлар, ризыклар барлыкка килә. Аш-су осталарыбыз әледән-әле яңа рецептлар уйлап таба, онытыла барган ашларны әзерләү турындагы киңәшләрне туплый. Татар милли ашлары бик күп төрле hәм башка халык ашларыннан төрле дәрәҗәдә аерылып тора.