"Ватан сагында иңгә-иң" патриотик сәгать
9 декабрь - Ватан Геройлары көне!
Һәр ил изге яуда батырлык, чиксез каһарманлык үрнәге күрсәткән, ил-көннәрнең тыныч вакытында намуслы, фидакарь хезмәт нәтиҗәсендә данланган геройлары белән горурлана.
Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү – ул бабаларыбызның батырлыгын искә алу гына түгел, ә Советлар Союзы Геройларын, Россия Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтләү дә булып тора.
Бүген 4 сыйныф укучылары өчен "Ватан сагында иңгә-иң" дип аталган патриотик сәгать үтте.
Геройлар көне белән! Батырларыбыз даны мәңгелек!