"Яратам мин сине, Җир шары" әдәби сәгать
Дөнья мине
Үзгәртте:
Еламаска өйрәтте.
Күлмәк җиңен ертасымы? —
Бәйлисе бар
Йөрәкне.
Хәсән Туфан.
Татар поэзиясенең классик шагыйре Хәсән Туфанның тууына 125 ел. Хәсән Туфанның исеме матбугатта беренче тапкыр 1924 нче елда күренә. Шуннан соң үткән ике-өч ел эчендә ул татар шигъриятенә яңа бер аһәң, сыйфат алып килгән үзенчәлекле шагыйрь булып таныла. Аның иҗаты татар шигъриятенең үзенчәлекле сәхифәсен тәшкил итә.
Китапханәдә әдипнең тууына 125 ел тулу уңаеннан "Яратам мин сине, Җир шары" исемле әдәби сәгать үтте