А.П.Чеховның тууына 165 ел тулуга багышланган әдәби сәгать
Китапханәдә бөек рус язучысы, талантлы драматург А. П. Чеховның тууына 165 ел тулуга багышланган әдәби сәгать үткәрелде. Дөнья мәдәнияте тарихында Антон Павлович Чехов кыска хикәя һәм пьесаның яңа төре - трагикомедия остасы булып танылды. Аның үзенчәлекле иҗаты, геройларның нечкә рухи кичерешләрен чагылдыру белү таланты аңа әдәбятта танылу китерде. Балалар язучының тормыш юлы һәм аның иҗаты турында белделәр. Чара ахырында А.П Чехов хикәяләре буенча персонажларны җиңел пластилиннан ясадылар.