Беренче сыйныф балалары өчен экскурсия
Бүген китапханәдә беренче сыйныф балалары өчен кызыклы экскурсия уздырылды.
Балалар янына китап патшалыгында яшәүче Буковка һәм Песи килделәр. Алар сабыйларны китап белән эшләү кагыйдәләре белән таныштырдылар, китапханәнең бүлекләре турында мәгьлүмат бирделәр.