Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Әдәби иртә "Атсыз бармак ат җигә, чәнти бармак чәй эчә"

Бөек педагог В.А.Сухомлинский: «Баланың фикер йөртү сәләте чыганагы бармак очларында урнашкан», – дип язган. Шуңа күрә кечкенәдән үк кулларга сөйләм телен һәм тыңлау сәләтен үстерә торган бармак уеннары кирәк. Әлеге уеннар ярдәмендә бала ишеткән сүзләрнең мәгънәсенә тизрәк төшенә, аның  сөйләме камилләшә. Бармаклар хәрәкәте балага соңыннан танып – белү сәләтен үстерүгә дә ярдәм итә. 

Бармак уеннары – өлкәннәр белән балаларның үзенчәлекле аралашу, күңел ачу чарасы. 
Безнең халыкта бармак уеннары да бик күп бит. «Атка печән кем сала?», «Качкан бармакны тап!», «Безнең гаилә"
Бүгенге "Атсыз бармак ат җигә, чәнти бармак чәй эчә" дип аталган әдәби иртәдә балалар белән төрле бармак уеннары уйналды.