"Башкалар белән дус яшәргә" чара
"Укы һәм танып бел" клубында толерантлык көненә багышланган "Башкалар белән дус яшәргә" дип исемләнгән чара узды.Балаларга яхшылык, әдәпле сүзләр, аралашу әдәбен камилләштерү буенча мәгълүмат бирелде.
Китапханә хезмәткәре балалар белән “Нәрсә ул игелек?” дигән темага әңгәмә уздырды. Әңгәмә вакытында балалар дуслыкның мәгънәсен ачыклады.