«Безнең тирәдә серләр" чара
Дөньяда фән өчен әлегә кадәр табышмак булып кала торган бик күп күренешләр бар. Китапханәдә «Безнең тирәдә серләр" дигән чара узды.
Балалар игътибарына балалар энциклопедияләреннән алынган мәгълүматларга нигезләнгән «Безнең тирәдәге серләр» презентациясе тәкъдим ителде. Алып баручы «Фән серләрне ача» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Чарада катнашучылар белемнең төрле тармакларындагы чишелмәгән серләр, табышмаклар турындагы әдәбият белән таныштылар. Чара ахырында фәнни экспериментлар үткәрелде.