Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Шигърият көне "Кояшлы шигырьләр"

Эчтәлеге белән балалар күңеленә якын, күңелле шигырьләрнең тәрбияви әһәмияте бик зур: мавыктыргыч эчтәлекле  шигырьләр  балага куаныч китерә, аларның сөйләм телен үстерә, фикер кырын киңәйтә.
Бүген үткән  шигърият көнендә балалар язучылары Роберт Миңнуллин, Шәүкәт Галиев, Йолдыз Шәрәпова, Ленар Шәех иҗатлары турында сөйләдек. Әдипләрнең китаплары белән таныштырдык,иҗат үзенчәлекләрен билгеләдек. Күңелле шигырьләр балаларда зур кызыксыну уятты.