"Мин яратам сине, Түбән Кама!" чара
25 сентябрь көнне 29 нчы мәктәп музеенда 10 а сыйныф укучылары өчен "Мин яратам сине, Түбән Кама!" дип исемләнгән чара үткәрелде. Балалар игътибарына шәһәрнең бай тарихын чагылдыручы уникаль басмалар, фотографияләр, документлар һәм Түбән Каманың тарихына багышланган истәлекләр тәкъдим ителде. Чара барышында укучылар "Безнең Түбән Кама" викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Китапханә хезмәткәрләре белән очрашу бик җанлы узды һәм күңелләрдә онытылмаслык тәэсир калдырды.