"Туфан -Туфан инде ул" әдипне искә алу кичәсе
Күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, ТР Дәүләт Шурасы депутаты, Дамир Сираҗиев премиясе, Муса Җәлил премиясе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Туфан Миңналлинның тууына 90 ел тула уңаеннан китапханәдә "Туфан -Туфан инде ул" дип аталган әдипне искә алу кичәсе үтте.
Китапханәче Туфан Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Чарада катнашучылар язучының сәхнә әсәрләрен, аның татар милләтен олылап, яклап ясаган ялкынлы чыгышларын искә төшерде.