Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

«Мин яратам сине, Түбән Кама» китап күргәзмәсе

   1966 елның 22 сентябрендә РСФСР Югары Советы Президиумы Указы белән Түбән Камага шәһәр статусы бирелде. Гигантлар нәрсәдән башлана? Чирәм җирләрдән. Тагын — шушы җирләрне үзләштерүче кешеләрдән. Түбән Кама белән дә нәкъ шулай булды, бирегә үзләренең палаткаларда, баракларда яшәячәкләрен белеп торган беренче төзүчеләр килә  һәм Татарстанда яшәүче күпләрнең хыялы булган гүзәл шәһәр барлыкка килә.

   Түбән Кама шәһәренең туган көненә багышлап  китапханәдә «Мин яратам сине, Түбән Кама» исемле китап күргәзмәсе эшләде.