"Балалар куллары могҗизалар эшли" чара
Атаклы Михаил Михайлович Пришвин табигатьнең бөек җырчыларының берсе санала. Пришвин табигатьнең бөтен матурлыгын гади һәм укучыга аңлаешлы сүзләр белән җиткерә алды. Бүген китапханәдә «Әкият дудллары» проекты кысаларында чара узды.
Чара башында китапханәче язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Балалар Пришвинның хикәяләрен укыдылар. Чара азагында балалар төлке һәм керпе ясадылар.