"Татарстан - минем республикам" китап күргәзмәсе
Татарстан - бай тарихлы, икътисадый яктан куәтле, кунакчыл республика.
Һәр елны 30 август көнне Татарстан халкы Республика көнен билгеләп үтә! Шул уңайдан китапханәдә "Татарстан - минем республикам" исемле китап күргәзмәсе әзерләнде.Тәкъдим ителгән китаплар республиканың оешу тарихы,үсеш юлы, икътисадый һәм сәяси тормышы, сәнәгате; мәдәни мирасы һәм бүгенге көндәге сәнгате, фән һәм мәгарифе турында.