«Китапларның каникуллары юк» әдәби эскәмия
Җәйге чорда ачык мәйданчыкларда эшләү - китапханәләр өчен мөһим эш юнәлеше. Җәй – китап белән дуслашу, мәгълүмати дөньяга карашыңны киңәйтү, буш вакытыңны файдалы итеп уздыру өчен менә дигән мөмкинлек, ә китапханәчеләр өчен-китапханәне укучыга якынайту, китап һәм укуга кызыксыну уяту мөмкинлеге.
Китапханә хезмәткәрләре «Гаилә» паркында «Китапларның каникуллары юк» дигән әдәби эскәмия оештырды. Кунаклар һәм шәһәр халкы китаплар, яңа матбугат басмалары укый алды. Аяз, кояшлы көннәрдә саф һавада яраткан китапларыңны укудан да яхшырак нәрсә булуы мөмкинме соң? Бу бит шундый мавыктыргыч һәм кызыклы!