"Басып сайрар талы бар" исемле күргәзмә
Мәдинә Маликова — татар дөньсында беренчеләрдән булып роман язучы хатын-кыз. Ул 2017 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Язучы каләме, заман тормышының төрле өлкәләренә мөрәҗәгать итеп, әсәр каһарманнарының рухи дөньясын бөтен тирәнлеге, каршылыклары белән яктырта. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең катлаулы нечкәлекләрен, нокталарын ачарга омтыла, яшәешнең төп мәгънәсе һәм максаты турында укучы белән җитди әңгәмә алып бара. Әдипнең әсәрләрен укучылар яратып укый.
Мәдинә Маликованың тууына 90 ел тулу уңаеннан китапханәдә "Басып сайрар талы бар" исемле күргәзмә эшләде.