Саф һавада балалар өчен чыга торган вакытлы матбугат басмалары белән танышу
Бүген 31 нче мәктәпнең җәйге лагеренда ял итүче балалар өчен саф һавада күңелле чара оештырылды- балалар өчен чыга торган вакытлы матбугат басмалары белән таныштырдык, алардагы күңелле сәхифәләргә тукталдык. Балалар журналлардагы кроссвордларны чиштеләр, төрле биремнәргә җавап бирделәр. Соңыннан хәрәкәтле уеннар уйналды.