Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Бер күрешү - үзе бер гомер" очрашу кичәсе

    Сугыш... Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз дә очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча - сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә. Ә күңелләрендә бер генә теләк: "Сугышлар кабатланмасын".

    Безнең китапханә укучысы Нәсимә апа да сугыш чоры баласы. Балачагы, үсмер еллары  сугышта хәбәрсез югалган  әтисен көтеп үткән.

    Бик иртә тол калган Нәсимә апага бала югалту  кайгысын да күтәрергә туры килгән.  Ә аның  сагышлары ак кәгазь битенә шигырь булып сарылган. Эш сөюе, яхшы күңелле булуы аны бүгенге бәхетле картлыгына китергән.

    Китапханәдә актив укучыбыз Нәсимә апага 85 яшь тулу уңаеннан "Бер күрешү - үзе бер гомер" исемле очрашу кичәсе үтте.