Матрешка бизәү буенча мастер - класс
Китапханәдә "Пушкин картасы" федераль программа кысаларында кызыклы чара үтте. Анда Рәсәй халкының һөнәрчелек, кул эшләре турында сөйләнде. Рәсәйнең иң танылган символы - матрешканың барлыкка килү тарихы белән таныштырылды. Чара матрешка бизәү буенча мастер - класс белән тәмаманды.